3 яшьтән башлап балалар өчен, рус халык әкияте буенча бер хәрәкәтле спектакль-уен. Спектакльның премьерасы - 2003 елның 4 февралендә Автор - А. Янкелевич Куючы режиссер - РТ атказанган артисты
И. Клюев Композитор – Г.Хисамутдинов Спектакльның дәвамлылыгы: 50 минут |
Спектакль - 2003 елны Пермь шәhәрендә үткән “Олы Урал – Приволжье” дигән IX регионара курчак театры фестивалендә катнашты. Спектакль фестивальның жюриларыннан зур билге алды hәм “Иң яхшы уен спектакле” дипломына лаек булды.
Мәкерле Бүре ялганлык hәм хәйләкәрлек белән Кәҗәнең өенә керергә тырыша. Спектакльның нигезенә “Бүре hәм җиде кәҗә бәтие” дигән рус халык әкияте ятты. Спектакль бик музыкаль, балаларның күзаллауларына исәпләнгән. Хикәячеләр җиңел итеп сабыйларны әкият буенча алып баралар. Менә, алар уйда Кәҗә өендә, кайда эскәмиядә тынгысыз кәҗә бәтиләре утыралар. Ә менә алар инде урманда, иң яхшы җырлаучыларда кунакта. Ләкин бу да әле бөтенесе түгел... Иң әһәмиятлесе - әкиятнең уңышлы нәтиҗәсе бәләкәй әкиятчеләр- тамашачыларның катнашуыннан тора.