Булган ди бер шәhәр. Ул яңа шәhәр булган: яңа өйләр белән, яңа урамнар hәм яңа кешеләр белән. Ул бик әйбәт шәhәр булган, чөнки анда бик күп балалар булган. Ләкин, бөтен әйбер яңа булганда балаларга яхшы булып үсәргә бик авыр. Кыршылып беткән китап, яраткан, гел кочаклап торганнан төргәкләнеп беткән плюш аю, пәрәмәч пешерә белә торган hәм әкиятләр сөйли белә торган карт әби бөтен балада булырга тиеш… Яңа шәhәрдә моның бөтенесе балаларда юк иде, hәм әти-әниләр аларның балалары белән була башлаган сәер әйберләрне күрә башладылар. Кемдер, бер кыз икенче кызны этеп җибәргәнен ишеткән! Кемдер, ничек бер малай, аңардан бәләкәйрәк булган икенче малайдан уенчыкны тартып алганын үзе күргән! Ләкин, Бәләкәй Принцның күзләре кебек булган малай икенче, Эльф күзләре кебек булган малайга начар сүз әйткәч, әти-әниләр аңладылар – нәрсәнедер үзгәртергә кирәк.
|
|
|
Зурлар җыелдылар. hәм шәhәрнең төп башлыгы – Юрий Иванович Петрушин, әйтте: - Элек безнең илдә авылда театр булса гына аңа шәhәр статусы үзләштерелә иде. Безнең яңа шәhәр дөрес шәhәргә әйләнсен өчен безгә театр кирәк, ә безнең балалар сугышмасыннар hәм начар сүзләр әйтмәсеннәр өчен безгә балалар театры кирәк. Бөтен ати-әниләр шатландылар: - Әйе, әйе! Безгә балалар театры кирәк! |
Ә бер әни җылап җибәрде hәм әйтте: - Безнең дәүләт өчен бик кирәкле машиналар ясап мин эштә шулай арам, хәтта минем үз балам өчен кичен әкият укып алырга көч булмый. |
Ә кемнеңдер әтисе әйтте: - Минем ял көне бер генә көн була, hәм минем сабыема бәйрәм ясар өчен барыр урын юк. |
- Карар алабыз, - дип әйтте шәhәрнең төп башлыгы, - театр безнең шәhәргә hава кебек кирәк hәм мин хәтта беләм кем безхнең театрда җитәкче була, ул – Александр Янкелевич!
- Сез нәрсә, сез нәрсә, - дип кычкырып җибәрде бер генә ял көне була торган әти. Аның бит сакалы бар! Ул бит Карабас Барабаска ошаган!
|
Ә бер әни, әни генә түгел, ә шәhәрнең төп башлыгына булыша торган, Мустафина Фәйрүзә Зөфәр кызы әйтте: - Аның күзләре шундый игелекле, хәтта ул чын тылсымчыга ошаган! Аңардан курчак театрының әйбәт директоры чыгачак! |
|
Шулай, Александр Моисеевич Янкелевич әле булмаган театр белән җитәкчели башлды. Ул башлады шуннан, иң зур шәhәргә - Мәскәүгә китте, hәм анда үзенең театры өчен актерлар җыеп алды. Ул аларны шулай дөрес итеп җыйды, хәтта аларңың икесе хаман театрда эшлиләр. |
|
Бер яшь егет – Игорь Клюев, башта куяннарны, аннары принцларны уйнап көчле ират булып үстеп җитте hәм төп режиссер булды. |
|
Ә икенче яшь кыз – Галя кузнецова, үсте, үсте hәм театрның алып баручы актрисасына hәм бөтен Татарстанның атказанган артисткасына хәтлек үсеп җитте! Менә шулай дөрес итеп директор актерларны җыйды. |
Актерлар гына булгач - бу әле театр түгел. Тамашачылар кирәк иде. hәм актерлар үзләренең “Песи, Әтәч hәм Төлке” дигән беренче спектакеле белән Алабуганың балалар йортына киттеләр. Ә кайда тагын? Ич әти-әнисез үскән балалар бөтенесеннән күберәк әкияткә мохтаҗ. Бу кыш иде. 3о декабрьдә, яңа ел алдыннан. Балалар спектакльны пәлтәләрдә hәм башлыкларда карадылар – залда шулай салкын булган иде. Ә актерлар, тамашачылар өчен якты сарафаннарда җырладылар, биеделәр, аларны үзләренең мәхәббәте белән җылыттылар… Бу көн – беренче спектакльне күрсәтү көне – 1987 елның 30 декабере - сабыйлар өчен театрның туган көне булды. |
|
Ә аннары Александр Яковлевич ташланган мәктәп тапты, шәhәрнең төп башлыгы йортның бер өлешен театр астына алырга рөхсәт итте, hәм могҗизалар башланды. Мәктәп чишенмәлеге театрның чишенмәлегенә әйләнде, холл - театрның фойесына, мәктәп коридоры актерларның сүрәтләре күргәзмәсенә әйләнде! Кинәт, шушы үзгәрешләрдән соң театрды кошлар җырлый башлады. Әйе-әйе! Бу чын, hәм аннары күп еллар шәhәрдә торучылар курчак театырын - балалар hәм кошлар өчен өй диеп атап йөрттеләр. |
|
“Чудо – Юдо” дигән гаҗәеп музыкаль әкият бу өйдә беренче спектакль булды. Бу спектакльның җырыннан сүзләр театрга килгән бөтен кеше өчен шигарь булды: Дуслык бөтен киртәләрне җимерә! Бәхетле шул, кемнең янында бар дус. Дуслар белән бергә яшәсәгез Явызлыктан hәм ваемсызлыктан сакланырсыз. Кара түгәрәк таркалыр! |
|
Шәhәрдә “Курчак театры” тукталышы барлыкка килде, hәм бәләкәй балалар әйбәт әкиятләр тыңлый башладылар, ә зур заводның эшчеләре ял көннәрендә әтиләр белән әниләргә әйләнделәр, сабыйларын матур киендереп Театрга алып бардылар.
Менә шундый тарих. Ләкин, бу театрның тарихы түгел, ә аның дөньяга килүенең тарихы. Ә үзе театр яши, үзгәрә яңа әкиятләр иҗат итә. Әмма, күптән зурлар өчен китаплар укый торган, үзенең беренче тамашачыларыннан аермада, театрда озакка урнаштылар “Кечкенә кыз”, “Хаврошечка”, “Җәнлекләр табибы”, “Кызыл башлыклы кыз”, “Итекле мәче” hәм “Кар кызы”. Театрның үзенең елъязмасы бар, әмма синең өчен, безнең бәләкәй театрал, безнең театрның тарихы спектакель “рәсемнәреннән”.
Әйдә дус булабыз!