Фәлсәфи гыйбрәтле хикәя Зурлар өчен спектакль (16+) Куелыш елы - 2014 Автор – Э. – Э. Шмитт Режиссер – П. Акинин Рәссам – О. Сидоренко Музыкаль рәсмиләштерү – П. Акинин Спектакльдә “АукцЫон» группасының hәм П. И. Чайковскийның музыкасы яңгырый Спектакльның дәвамлылыгы: 1 сәгать 10 минут |
Әсәрнең иң мөһим герое дәвалап булмый торган лейкемия белән чирле малай Оскар (басым “а” хәрефенә). Табиблар аны коткарыр өчен бөтен момкинлекләрне кулландылар, ләкин файдасыз...Оскар табиб hәм әти-әнисенең әңгәмәсен яшеренеп ишетә, өмет юк икәнен белә, hәм үз үзенең фикерләүләре белән аулакта кала, чөнки әти-әнисе аның алдында начар тойгылар белән килеп басарга теләмәделәр. Гөлчәчәк Бикә - караучы, Оскарга уен тәкъдим итә, тормышындагы соңгы калган хәр 12 көнен ул 10 ел буйлап яшәсен. Шулай Оскар үсә, мәхәббәт таба, өйләнә, балигъ hәм тәҗрибәле була, ә аннары картая hәм үлә... Аңлаешлы, моның бөтенесе күзеллау hәм чынбарлык кырыенда була. Оскар Аллахтан киңәш сорый.
Бу күңелсез, ләкин бик якты финаллы фәлсәфи мелодрамма. Бу хикәя, кайда бәләкәй кешенең бөтенесе боталган: чынбарлык, төш, шәүләләр hәм хыяллар. Хәр секундка шатланырга, тормышны аның бөтен барлыгы белән кабул итергә, ничек шуңа баланы өйрәтергә, hәм үзеңә өйрәнергә? Бу спектакль иман турында, бөтенесе дә иманга мохтаҗ, хәтта аны аңламасаларда.
Мондый тематикалы спектакль аша яшь тамашачылар арасында әхлак турында аңлатканда, артистлар бәйләнмичә генә, тигез диалог формасында аларны, хәзерге заман җәмгыятенә шулай кирәк булган ,шундый авыр төшенчәләрне аңларга алып баралар: мәрхәмәт, кайгыртучанлык, кызгану. Мәрхәмәтлекне тәрбияләүдә булышу, театраль сәнгать эшчәнлегендә байтак яңа hәм перспективлы юнәлеш.