6 яшьтән башлап балалар өчен, бер хәрәкәтле спектакль Спектакльның премьерасы – 2004 елның 23 октяберендә Автор - А. Пушкин Куючы-режиссер - Ю. Филиппов Композитор - А. Галкин Пәрдә саны: бер Спектакльның дәвамлылыгы: 50 минут |
Спектакль А. Пушкинның таныш булган әкияте буенча оештырылган. “Җансыз патша кызы hәм җиде батыр турында әкият” – бөек шагыйрь белән язылган иң тылсымлылардан берсе, hәм шуңа күрә спектакль үзе дә тылсымлык белән тулган. Бу, сәнгатьле карар белән, hәм ут эффектлары белән, hәм режиссерның табышлары белән басым ясалган. Спектакльдә курчак алып бару техникасы да гадәттә булмаган. Курчаклар махсус җиhазланган сәхнәдә магнит ярдәме белән күчеренәләр.
Фигураларның статиклыгы сәхнәдә үсеш алган вакыйганың драматиклыгына басым ясый. Әкият персонажлары күп булуына карамастан, спектакльдә 2 актер гына катнаша. Биюләр, “тере” җырлаулар, нечкә үрелгән мәкергә төзелгән диалоглар - моның бөтенесе авторларга спектакльны зурырак балаларга тәкъдим итәргә нигез булдырды. Сабыйлар өчен әкиятне карау коллектив укуга әйләнә.