6 яшьтән башлап балалар өчен, бөтен нәрсәне җиңеп чыга торган мәхәббәт көче турында, немец эпосына нигезләнгән хикәя Бер хәрәкәтле спектакль. Спектакльның премьерасы - 2007 елның 22 декаберендә. Автор - И. Заграевская Куючы режиссер - С. Балыков Куючы рәссам - РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов Музыка – немец халык музыкасы Спектакльның дәвамлылыгы: 50 минут |
Ерак төньякта, кайда боз беркайчанда эреми hәм кайда кояш ай белән беркайчанда очырашмый, малай hәм кыз яшәделәр. Малай Кояш белән дус булды, ә кыз – Ай белән. Алар бер бересе турында бер нәрсәдә белмәгәннәр hәм беркайчанда очырашырга тиеш түгелләр иде. Ләкин, бер тапкыр Төньяк балкышы үзенчәлекле яп-якты итеп кабынды, hәм...
Спектакльның сценарие немец халкының фольклор хикәятләре буенча язылган: кәчтүмнәр, декорацияләр, музыка кәефне генә түгел, ә хәтта залдагы билгеле температураны да күтәрәләр. Ә кайчан бозлар hәм төньяк балкышы җирлегендә шаман шөлдерле барабаны бәрүе яңгыраса hәм зур морж килеп чыкса – бәләкәй тамашачы тәкъдим ителгән сүрәттән катып кала. Зурырак балаларга пьессаның төптә яткан фәлсәфи мәгънәсе аңлашыла: гаять зур кантар бозлар да, салкын төньяк җилләр дә, озын поляр төннәр дә кешеләрнең җылы мөнәсәбәтенә hәм кайнар мәхәббәтенә комачаулый алмыйлар.