![]() |
3 яшьтән алып балалар өчен рус халык әкияте буенча - бер хәрәкәтле спектакль-уен Спектакльның премьерасы - 2005 елның 16 октяберендә Автор - И. Романов Куючы режиссер - РТ
атказанган артисты И. Клюев Композитор - Г. Хисамутдинов Пәрдә саны: Бер Спектакльның дәвамлылыгы: 35 минут |
“Казлар-Аккошлар” – “Әкият каруселе” цикылыннан чираттагы куелыш. Карусельның бер әйләнеше – hәм тамашачы урманда Убырлы Карчык өе янанда булып чыга. Тагы бер хәрәкәт - сез апасы Мәрьям hәм Иванушка өенең ишек алдында. Әмма ләкин, иң кызыклы хәрәкәт уен-карусель өстәлендә түгел, ә сәхнәдә ачыла. Аңарда пәрдә юк, hәм бөтен әйләнешләр тамашачының күз алдында килеп чыга. Тамашачы спектакль-уенда караучы гына түгел, ә әкиятнең тигез хокуклы авторы да була. Ә шулай булгач, - таныш булган әкиятне яңача сөйләп була: Убырлы Карчык – сөйкемле әби, ә Казлар – Аккошлар – аңарда бүләк ташучылар.