![]() |
Рус халык әкиятләре буенча бер хәрәкәтле спектакль, 3 яшьтән башлап балалар өчен.
Спектакльның премьерасы 2005 елның 4 апрелендә булды. Куючы режиссер - РТ атказанган артисты
И. Клюев Композитор - Г. Хисамутдинов Спектакльның дәвамлылыгы: 40 минут |
Рус халык әкияте буенча спектакль-уен. Реҗиссерның иҗатлы хыялы сәбәпле спектакльдә “Ряба тавыгы”, “Шалкан” әкиятләре ияләштеләр. Бәләкәй чактан безгә яхшы танылган әкиятләр көтелмәгән сюжета бәйләнгәннәр: балалар Бабайга шалканны тартып чыгарырга булышалар, Йомры калач белән җырлыйлар, Эт кебек өрәләр, Песи кебек мияулыйлар, Тычкан кебек чиелдыйлар. Спектакль-уен булганга күрә - ул тамашачы белән аралашу, “Йомры калач” – импровизацияне уйлата.
Бер спектакльдә икенче спектакльгә охшаш булмый: я актерларга Оныкка hәм Эткә ярдәм итәргә теләүчеләрне туктатырга туры килә, я иң кыюларны, Бүредән курыкмаганнарны, мактарга өлгерергә, я Тычкан кая йөгереп китте, нигә Бүренең бер күзе бәйләнгән hәм башка сорауларга җавап бирергә кирәк. Спектакль юмор hәм җырлар белән, көтелмәгән карарлар белән тулган.