3 яшьтән башлап балалар өчен татар халык әкияте буенча спектакль. Спектакльның премьерасы 2006 елның 26нчы апрелендә.
Автор - Р. Сахабутдинова Куючы реңиссер - А. Сахабутдинов Куючы рәссам - РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов Композитор - Р. Сахабутдинова
Пәрдә саны: бер
|
Татар халык әкияте буенча спектакль. Бәләкәй тамашачы белән, аңа аңлаешлы телдә, игелеклелек hәм дуслык, хыянәтчелек hәм бурыч турында сөйләшү бара.
Курчаклар җырлыйлар, бииләр, сугышалар – бөтенесе шул хәтле ышандырычлы hәм дөрескә охшаган, хәтта балалар курчакларны уйнатучалар турында оныталар hәм спектакльнең геройлары өчен чын күңелдән кайгыралар.
Җырларның hәм күңелле, дәртле музыканың күплегенә карамастан спектакль бәләкәй балаларга җитди нәтиҗә ясарга булыша: “Үзең биргән сүзне бозарга ярамый, әгәрдә ялгышсаң, гел дустыңа мөрәҗәгать итәргә hәм ялгышны бергә төзәтергә мөмкинлек бар”.