![]() |
Өч яштән башлап балалар өчен бер хәрәкәтле яңа елгы әкият
Автор - З. Алегрина Куючы режиссер - РТ атказанган
артисты И. Клюев Композитор - Г. Хисамутдинов
Спектакльның дәвамлылыгы: 40 минут
|
“Күзеңне йом hәм рөхсәт итмичә - ачма” – дигән балалар уены бар. Могҗиза көткән hәм могҗизаны вәгъдә иткән, гаять көчле бер хис белән бәйләнгәннәр – Могҗизага ышаныч. Ул, гадәтьтәгечә, магия законы буенча караңгылыктан чыга ( күзләр ябык) hәм яктылыкка күчә (күзләр ачык).
Шул принцип буенча “Кар кызы” спектакелендә сәхнә хәрәкәте оештырылган. Тамашачы бер мизгелгә караңгылыкка әләгә, аннары ул сәхнәдәге якты төсләргә шатланыр кебек, ләкин, пәрдә ачыла, ә сәхнәдә челтәр, аның аша бер әйбер дә күренми. Салкын тәрәзәне туңдырган, тәрәзә эресен өчен hәм әкият килеп чыксын өчен, аңа өрергә кирәк.
Бәләкәй тылсымчылардан гына Могҗиза булуы тора - сәхнәдә таб яктырып чыга, салават күпере төсләре белән ул таб бөтен сәхнәгә үрелеп тарала, hәм көртләр; ялтырап торган тәрәзәләр белән, карга күмелгән өйләр; кар белән капланган агачлар. Төн, йолдызлы күк hәм куркыныч тавыш белән кычкырган байгыш, кояшлы салкын көн белән hәм Кар кызы дуслары белән алмашына... - барысы спектакльне тылсымлы яңа ел әкиятенә әйләндерә.