3 яштән башлап балалар өчен спектакль–уен. Спектакльның премьерасы – 2006 елның 15 октяберендә. Автор - Р. Григорьев Куючы режиссер - РТ атказанган
артисты И. Клюев Композитор - Р. Сахабутдинова |
Бу спектакльнең геройлары эт белән песи кебек яшиләр. Гәрчә, алар эт белән Песи булалар да инде – зурлар, акыллылар, үз балаларын яраталар, ләкин бер дә дус була белмиләр.
Песи баласы hәм эт баласы ата – аналарына карап талашырга, хәттә сугышырга да телиләр, ләкин чыҗылдауга, талашуга караганда бергә уйнау hәм дус булу күңеллерәк булып чыга икән. Бергәләп авырлыкларны узу шактый җиңелерәк булып чыга.