3 яшлек балалар өчен тылсымлы әкият Спектакльның премьерасы – 2012 елның 12 сентяберендә Автор - Л. Миневская Куючы режиссер - РТ атказанган артисты Г. Кузнецова Куючы рәссам – РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов
|
Бик матур җәйге көндә Женя дигән кыз hәм аның әнисе урманга җиләк артыннан киттеләр. Бу җиңел булмаган эш кызга бик ошамаган. Ләкин аңа, төп урман кешесе, урындагы җиләкләрне hәм гөмбәләрне караучы Урман Бабае очраган. Ул кызга тылсымлы курай бүләк итте, уйнаганда бу курай җиләкләр әйбәт күренсен өчен бөтен чирәмне ача иде. Ләкин, курайга алмашка ул кыздан чүлмәкне сорады. Җиләкне җыяр өчен кызга һичшиксез, курай да, чүлмәк тә кирәк. Җиләкне бер әйбер белән генә җыеп булмады. Нәтиҗәдә Женя дөрес какар кабул итте hәм каен җиләген үзе җыя башлады. Җиңел hәм позитив спектакль балаларга гына түгел зурларга да ошыячак.