Обратная связь

 

Балалар өчен спектакль 3 яшьтән башлап

Спектакльның беренче тапкыр куелуы – феврал 2017 ел

Пьесаның авторы – Владимир Орлов

Режиссёр-сәхнәгә куючы – Павел Акинин

Рәссәм-сәхнәгә куючы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Митрофанов

Композитор - Андрей Занога

Кеше ышанмаслык, күңелне дулкынландыра торган, Төлке һәм Бүре кулларына эләккән кечкенә Чеби турында вакыйга. Ә хәзер барысын да бер-бер артлы. Бер заман Төлке баерга теләгән һәм Әби белән Бабайдан йомырка урлаган. Йомырка гади генә түгел, алтын булган Һәм аны салган Тавык гади генә түгел, искиткеч булган ди. Төлке хыялланган, шушы алтын йомыркадан тагын бер Тавык чыгарырга һәм ул Төлке өчен күп итеп алтын йомыркалар салыр дип. Шушы уңайдан Төлке Бүрене үз янына чакырган һәм булачак Чебине бергә үстерергә, тәрбияләргә аның ярдәмен сораган. Шулай итеп алар бергә яши һәм булачак байлык турында хыяллана башлаганнар. Тик Чеби килеп чыккач, Бүре аңа, үзенең улына төсле бик якыная һәм гадәтләнә башлаган, ә инде ниндидер булса да файдалану турында оныткан.

Менә Чеби Бүре әтисенә шатлык булып, зиһен-акыл җыеп үсә ди. Барысы да яхшы булыр иде дә бит, тик мындый хәл Төлкене канәгатьләндермәгән. Төлке кечкенә Чебигә дөресен сөйләргә карар иткән һәм Бүренең бер ниндидә эти түгеллеген, ә чын, усал ертыч икәнен аңлаткан. Хәзер инде Чеби кайда куркып качырга икәнен дә белми. Хәйләкәр Төлке, выкытын файдасызга югалтмыйча Чебине үз ягына кызыктырып китерү ягын карый. Ә инде соңыннан нәрсә булганын белер өчен, сез дуслар әкиятне карап алганнан соң гына аңларсыз. Тик вәгъдә бирәбез-барысы да яхшы булачак!


Актерлар: Егор Митрофанов, Минзария Туктарова, Татьяна Салихова

Top.Mail.Ru Яндекс.Метрика