Римма Митрофанова – курчак уйнатучы артист. Яр Чаллыдагы Мәскәү дәүләт мәдәният институтының (МГИК) филиалын тәмамлады. Митрофанова Р.А. – театырның яшь, өметле актрисасы, хезмәт исемлегендә егермедән артык спектакльләрдә берничә баш рольләргә һәм икенче план рольләренә ия була.
Табигый сәләтлелек, сирәк түбән тавыш, табигый сыгылмалылык, хәрәкәт ярашлыгы, сөйкемлелек – Римманы якты, күп өметлеле актриса кебек белдерә.
Театырның “Тапкыр егет турында әкият”, “Светофор-дирижер”, “Аулак өй”, “Өч күңелле дуңгыз балалары”, “Өй- теремкәй”, “Кечкенә кыз” дигән спектакелләрендә, “Чебен –Чебенкәй”, “Шаян музыкантлар дәресе” музыкаль спектакелләрдә h.б. уйный.
Актриса үзенчәлекле табигыйлык белән, дәртлелек, төрле кыяфәтләр тудыру сәләте белән, искиткеч йөз белән тамашачының карашын тарттыра hәм игътибарларын сәхнәдә тупландыра торган сәләтләр белән биләнә.