14-17 октяберьдә Чуаш дәүләт курчак театырында hәм Чуваш (Чебоксары) башкаланың бүтән мәйданчыкларында III халыкара “үзенчәлекле” “Бертөрле булырга безгә мәҗбүри түгел” дигән фестиваледә спектакелләр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар узды. Фестивальдә тәкъдим ителгән спектакльлләр җитди авырудан азапланган, начар ишетә торган hәм начар күрә торган, аутизм синдромлы балалар өчен, үзенчәлекле категория балалары өчен исәпләнгән.
Яр Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри hәм бәләкәй тамашачылар хөкеменә С. Козлов әкиятләре буенча, күрми торган hәм аз күрә торган балалар өчен “Керпе hәм томан” дигән спектакль куелышын тәкъдим иттеләр. Бу спектакль театрның икенче охшаш проекты булды, спектакльның төп максаты - “үзенчәлекле” балаларны иҗтимагый тормышка катнаштырырга.
Спектакльдә театрның алып баручы артистлары катнаштылар: Татьяна Салихова, Егор и Римма Митрофановлар, Ева Мингажева, Эдуард Гурлев, Елена Голобокова, “үзенчәлекле” спектакльның куючы режиссеры - Каролина Жерните (Вильнюс, Литва) булды, рәссам - РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов.
Куелышның инклюзивлыгы фестивальнең “Үзенчәлекле тамашачылар белән бердәнбер аралашу алымын эзләп табу” номинациясендә жюрилар белән билгәләнде.