animateMainmenucolor
activeMenucolor

Суык бабай

Рус халык әкияте буенча бер хәрәкәтле  яңа елгы тылсымлы хикәя, 3 яшьтән алып балалар өчен

Спектакльның премьерасы 2003 елның 24 декаберендә

Автор - З. Алегрина

Куючы режиссер - РТ атказанган артисты И. Клюев

Куючы рәссам -  РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов

Композитор - Е. Гурьянова

 

Спектакльның дәвамлылыгы: 40 минут

Бу хикәядә үги ана үги кызын - Настеньканы кансыз суыкка курай җиләген җыярга куып чыгарган. Әмма, халыкта әйтәләр, “яхшылыксыз яманлык булмый”. Урманда Настенька кырыс сынаулар белән hәм могҗизалы бабай – Суык бабай белән очраша.

Тамашачы усал Үги анадан көлә, куян балалары белән бергә җырлый, Настенькага залдан әйтеп тора, ә спектакльдән соң тамашачының фикер йөртергә мөмкинлеге була: явыз йөрәкле кеше бәхеткә лаеклымы?

Спектакль музыкалы, буяулы, hәм тамашачыларда  яңа ел бәйрәме хисе калдыра.

Яндекс.Метрика

Барыгызны да безнең әкияткә чакырабыз