animateMainmenucolor
activeMenucolor

Теремкәй

3 яшлек балалар өчен спектакль

Спектакльның премьерасы –– 2008 елның 19 октяберендә.

Автор - С. Маршак

Куючы режиссер - РТ атказанган артисты И. Клюев

Куючы рәссам – РТ атказанган сәнгать хезмәткәре А. Митрофанов

Курчак буенча рәссам - К. Князев

Композитор - Г. Хисамутдинов

Спектакльның дәвамлылыгы: 40 минут

“Теремкәй”- Самуил Маршакның әкияте буенча, иң бәләкәй балалар өчен спектакль. Гадәттә булмаган курчаклар (рәссам – Алексей Митрофанов): эреләнгән җептән фигуралар, бәйләнгән бияләйләр- куллар, күзләр – сәдәфләр – барлыгы бәләкәй өй театырын искә төшерә. Ышанычлы интонацияләр hәм җиңел хикәяләү әкиятне бәләкәй балаларга аңлаешлы ясый. Әкият өч яштән башлап балаларга киңәш ителә, әмма Әби белән Бабай арасында булган диалогтан-әкият хикәячеләреннән,  әниләр hәм әтиләр үзләре өчен бик күп кызык табарлар. Мөhиме - әкият тормыштагы иң мөhим сорауга җавап бирә.

Яндекс.Метрика

Барыгызны да безнең әкияткә чакырабыз