Бу елны коллектив яңа театраль сезонын театр hәм кино режиссеры, драматург – В. Маловның “Али–Баба hәм юлбасар” дигән төп нөхсәле пьесаның премьерасы куелышы белән башлый. Бу пьесаның куючы режиссеры Республика Мордовиянең атказанган артисты, Республика Мордовиянең дәүләт курчак театры режиссеры - Лилия Шахова булып чыкты.
Яңа хикәяүле, танылган көнчыгыш әкияте яшь тамашачыларга яңа уку елы башлануына искиткеч бүләк була. Күп үзгәрешләргә карамастан, куелышның концепциясе үзгәрмәде, hәм тамашачыларны төрләнешсез, төп герой белән очрашу көтә - намуслы hәм тапкыр урман кисүче – Али–Баба, аның комсыз, юләр абые – Касыйм hәм, әлбәттә усал, уч алуга тиз булган юлбасарлар белән. Театраллар вәгъдә бирәләр - мюзикл элементлары белән яңа куелыш, бәләкәйләрне hәм зурларны да кызыксындыра торган мавыктыргыч хәрәкәт булачак.
Коллектив hәм тамашачылар өчен тагы бер яхшы hәм озак көтелгән выкыйга – яңартылган театр бинасы.
Татарстан Республикасының Министр Кабинетының бирелгән чаралары театрның аерым бүлмәләрендә янгын иминлеге буенча бозылуларны юкка чыгарар өчен төп ремонт үткәрергә ирек бирә: тамашадан hәм беренче этажның фоесыннан эвакуация чыгуларны ясарга, тамашадагы тәрәзә тупламнарын алмаштырырга, янгынга каршы тора торган ишекләр куярга, эвакуация юлы буенча идәндәге каплауны аз янгынлы материалдан ясалган линолиумга алмаштыру.
Эш кайный, театраллар гадәт буенча тамашачылар белән күрешергә әзерләнәләр, ә тамашачылар түземсезлек белән яраткан артистларын hәм яңа сезон әкиятләрен көтәләр.
репетициясе спектакль “Али–Баба hәм юлбасар”
Пьесаның куючы режиссеры - Лилия Шахова
Ремонт эшләре
тамашачы
залында. Тәрәзәләр
алыштырылачак.
Ремонт эшләре бара театр бинасында.