Балалар өчен спектакль 3 яшьтән башлап Спектакльның беренче тапкыр куелуы – декабрь 2016 ел Пьесаның авторы - Зоя Алегрина Режиссёр-сәхнәгә куючы – Лилия Шахова Рәссәм-сәхнәгә куючы - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Митрофанов Музыкаль формалаштыру - Лилия Шахова |
Күңелне дулкынландыргыч, кышкы хәл. Түземсезлек белән кышның, беренче салкыннарның килүен һәм кышкы урмандагы тормыш өчен үзенә ап-ак тун көткән кечкенә Куян турындагы хикәя.
Ләбаса кышкы тун кигәчтен генә Куян ак карда күзгә күренмәскә әйләнәчәк, ә инде бу очракта Төлке белән Бүре ерткычларга ышанычлы, тел тидергесез булып калачак. Тик Кышкы урманның хуҗабикәсе Кыш апа Яңа ел алдыннан кинәт авырып киткән һүм җанварларга бүләкләр, куяннарга ак туннар китерергә ашыкмаган. Шулай Куян тунсыз калырга да мәҗбүр булыр иде, әгәр аның чын дусты Эт килеп чыкмаса. Бер нинди авырлыклардан да, каршылыклардан да курыкмыйча Эт Кыш апаны эзләп китә һәм еракка юл тота.
Спектакль яктылык, тавыш йогынты, төсле буяулы әдәби әсәрдә катнашучылар, магҗизалы чолганышлар белән тулган һәм кечкенә балалардан алып зурларга хәтле сокландырырлык тамаша.